Андрей Кондратьев татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк
Җәмгыять

Андрей Кондратьев татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк

Трансляция 9 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта «ВКонтакте»да Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә хәбәр ителә.

Онлайн-очрашу 12.00 сәгатьтә башлана. Кондратьев республикада сайлауларның ничек узачагы, Covid-19ның сайлау процессына йогынтысы һәм яңалыклар турында сөйләячәк. Трансляция сылтама буенча узачак.