Россия Конституциясендә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү турындагы нормаларны беркетү бу тармакта эшли башлаучыларга ышаныч бирәчәк.
Әлеге фикерне Россия сәясәтчесе, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов әйтте.
«Мин игътибарны Конституциянең закон чыгару эшчәнлеге генә түгел, ә гражданлык инициативалары чыганагы булуына юнәлтәсем килә. Әгәр Конституциянең бер маддәсендә норма буларак беркетелгән шундый ярдәм бар икән, бу әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган кешеләргә ышаныч бирәчәк», - дип белдерде Марат Бәширов.
Аның әйтүенчә, илнең Төп законына шундый тезис кертелү федераль законнар кабул итүгә дә этәргеч бирәчәк, алар коммерцияле булмаган оешмаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.
Фото:архив/Владимир Васильев