Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның психоневрологик интернатлары Covid-19 аркасында изоляциядә кала

Апрель ахырында республиканың 40тан артык учреждениесе, шул исәптән интернат-йортлар һәм балалар приютлары, ябык эш режимына күчерелгән.

Татарстанда психоневрологик интернатлар коронавирус белән бәйле хәл аркасында үз-үзләрен изоляцияләү режимында кала. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

27 апрельдән 44 учреждение, шул исәптән интернат-йортлар, җиде балалар йорты, билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге ябык эш режимына күчте.

Әлеге учреждениеләрнең 2,3 мең хезмәткәре, эш урыныннан китмичә, тәүлек буе 14 көн эшләде.

"Әлбәттә, бу зур психологик йөкләнеш — бер коллективта, ябык режимда булу. Мин һәр социаль хезмәткәргә рәхмәт белдерәм. Аларның һәркайсы батырлык кылды", - диде Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса