Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм бүләге – яңартылган һәйкәл

Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Төзүче көне билгеләп үтелә. Әлмәтлеләр дә шимбә көнне калабызда төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелды.

Мәгълүм булганча, төзүчеләр хөрмәтенә һәйкәл 2003 елда, ягъни Әлмәтнең 50 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә ачылган иде. Быел шәһәр җитәкчелеге инициативасы, төзелеш оешмалары, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар тырышлыгы белән аңа кыска вакыт эчендә реконструкция ясалды. Шулай итеп шәһәргә Төзүче көнендә тагын бер бүләк ясалды. Һәйкәлне ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, төзүчеләр, ветераннар һәм башкалар катнашты. Мәҗит Салихов һәркемне бәйрәм белән тәбрик итте һәм Татарстан, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрнең елдан-ел матурлана баруын, соңгы елларда төзелеш тармагының үсеш кичерүен, төзелеш комплексы алдында зур бурыч торуын билгеләп үтте. "Быел без 155 мең квадрат метр торак төзеп куллануга тапшырырга тиешбез. Бу бурычның үтәлүенә ышанам, ник дигәндә, инде аның 90 мең квадрат метр сафка бастырылды", - диде район башлыгы. Чыгышта һәйкәлне үзгәртеп коруга үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре дә җиткерелде.

Әлмәт каласына беренчеләрдән булып нигез салучыларның, алтын куллы төзүчеләрнең кайберләре арабызда юк инде. Тырыш хезмәтләре белән тарих битләренә кереп калган әлеге фидакарь затлар исемләп аталды һәм бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәрвакыттагыча, төзүчеләр һәйкәле чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250