Әлмәт юлларында 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
Җәмгыять

Әлмәт юлларында 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

18 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт районында "Иминлек каешы” оператив-профилактик чара оештырылды.

Аның төп бурычы - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Операция барышында инспекторлар тарафыннан 35 машина йөртүче тикшерелә.

Аларның 5 се иминлек каешын эләктермәгән булып чыга һәм 2 се транспорт чарасы белән ОСАГО  полисыннан башка идарә итә.