АГНИ студентлары балаларга шатлык бүләк итте
Җәмгыять

АГНИ студентлары балаларга шатлык бүләк итте

Нефть институты волонтерлары шушы көннәрдә балалар йортында кунак булды.

Әлеге очрашу студентларның «Дус булыйк» социаль проекты кысаларында оештырылды. Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен әлеге чара көтелмәгән зур шатлык китерде: өлкәнрәкләр гитарада уйнау серләренә төшенде, нәниләр исә төрле уен-бәйгеләрдә күңел ачты. Студентлар кечкенә дуслары янына бүләкләр белән дә килгән иде, кул эшләре һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәк-яракларны балалар сөенеп кабул итте. 
Фото АГНИ сайтыннан алынды