Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авариядә аягын югалткан егет авыл күперен яңарткан

Сноубордчы, авариядә аягын югалткан Илнур Ханнановның уңышлары турында без күптапкырлар яздык. Соңгы вакытта ул гаиләсе белән экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән эшләре белән мавыга башлады.

Илнур Ханнанов һәвәскәр спорт карьерасы белән генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучанлыгы белән дә мактана ала. Сарман районындагы Ләшәү-Тамак авылында озакламый ике урында агачлык үсеп чыгачак - барлыгы 150 агач. Һәр иртәдә Илнур балалары белән үсентеләргә су сибә.

Табигатькә карата булган мөнәсәбәтләре Ханнановларга «Экояз» бәйгесендә җиңү дә китерде. Алар «Иң яхшы гаилә» булып танылды.

Дуслары һәм туганнары ярдәме белән Илнур елга ярын да чистартты. Үзизоляция чоры алар өчен шулай башланган иде. Әти кеше балалары белән балык тотарга бара, әмма балык тотуны чүп-чар җыю белән алыштырырга туры килә.

Агач утыртудан тыш, Илнур Ханнановның тагын ике зур хыялы бар. Иске коены чистартырга һәм күперне ремонтларга. Илнур өчен күпер үзенчәлекле – биредә ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Кечкенә авыл өчен исә бу бердәнбер кичү. Елганың бу ягында торак йортлар урнашкан, икенче ягында – банк, почта бүлекләре, мәктәп, мәдәният йорты һәм авыл советы.

- Бу безнең балачак күпере, безгә кадәр дә йөргәннәр, бүген дә йөриләр. Еллар узган саен искерә бит, ишелә. Бу күпернең дә вакыты килеп җиткәндер, ишелде, - ди Илнур.

Хәзерге вакытта ул аны ясау белән мәшгуль. Озакламый авыл халкы яңа күпер аша йөри башлаячак, Илнурның тырышлыгы белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса