Аларны гаиләләргә урнаштыру, торак белән тәэмин итү һәм тәрбиягә бала алучыларга каралган яңа түләү күләмнәре турында «Кайгырту» идарәсе җитәкчесе сөйләде.
Төрле хәлләр була
Тормышта төрле хәлләр була: кемдер аналык хисләренең тәмен дә тоярга өлгермәгән килеш сабыен бала тудыру йортында калдырып чыгып китә, ә кемнәрдер начар юлга басып, дөньяда сабые барлыгын онытып, кәеф-сафа корып яши һәм ахырда тормыш баткаклыгына төшеп, юкка чыга.
Мондый очракларның арта баруы турында көн дә ишетеп-күреп торабыз. Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны саклауда һәм яклауда ярдәм кирәк булганда әлмәтлеләр «Кайгырту» («Опека») идарәсенә килә. Әлеге учреждениенең эшчәнлеге турында узган дүшәмбе киңәшмәсендә идарә җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина чыгыш ясады.
Ул Әлмәт җирлегендә тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм аларның законлы хокукларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Ятим балалар саны арткан
Җитәкче хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда Әлмәт муниципаль районында ятим балалар саны 73 балага кимегән. Бүгенге көндә «Кайгырту» идарәсендә 227 ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәптә тора, шуларның 185е 154 опекун гаиләсендә яши. 42 баланы 22 гаилә тәрбиягә алган, 39 бала исә Әлмәт балалар йортында гомер кичерә.
Агымдагы ел башыннан гына да ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган 20 бала ачыкланган. 2025 елда мондый балаларның саны 27 булган.
Ачыкланган 20 балигъ булмаган баланың 17се опекага гаиләгә урнаштырылган, 1 бала уллыкка алынган, 1 бала үз гаиләсенә кире кайткан, 1 бала дәүләт учреждениесенә билгеләнгән.
Торак
Ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү – бу өлкәдә булган төп бурычларның берсе булып тора.
Әлмәт районында фатир алуга 174 кеше чиратта тора, шуларның 131е – яшьләре унсигезгә җиткән һәм аннан артыграк булган ятим балалар. Узган елны шундый 9 бала фатир белән тәэмин ителгән булган инде.

12 кеше сертификатлар буенча Әлмәт шәһәрендә фатирлар алган – 2026 елда 28 кеше фатир белән тәэмин ителергә тиеш, шуларның 4 се инде фатир алган. Волгоградская урамындагы 31 нче йортның әзерлеген көтәбез, анда тагын 15 фатир бүлеп бирелгән, – дип хәбәр итте Маргарита Николаевна.
Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү – иң соңгы чиктәге чараларның берсе санала. Кызганыч, ләкин соңгы елларда әлеге чарага дучар ителүчеләрнең саны арта төшкән. Агымдагы елда гына да бу уңайдан 544 хөкем утырышы булып узган. Шуңа да карамастан балаларны үз гаиләләренә кире кайтару өстендә зур эш алып барыла. 2026 елда үз гаиләләренә опекадан 13 бала тапшырылган. Шул рәвешле 3 ел эчендә 31 баладан социаль ятим статусы алынуга ирешелгән. Бу бик яхшы нәтиҗә.
Ятимнәр кимеми
Соңгы елларда тәрбиягә бала алучылар артса да, ятимнәр саны кимеми шул. Димәк, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә игътибар тиешле дәрәҗәдә түгел. Яшерен-батырын түгел, яшь буынның күпчелеге киләчәктә үзләрен әти-әниләр ролендә бөтенләй күрми.
Аларның дөньяга китергән сабыйларын башкалар тәрбиягә ала. Гөнаһсыз ятим баланы үз канаты астына сыендыручы изге җаннар күбрәк булсын иде дип кенә теләргә кала. Дәүләт ярдәменнән генә ташламасын.

2026 елда үз гаиләләренә чит балаларны алган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү күләме бераз арта төшүе дә күңелне җылыта. Бер тапкыр бирелә торган түләү пособиесе бүгенге көндә 28450 сумны тәшкил итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 11617 сум түләү каралган.
Бу узган елгы түләү күләме белән чагыштырганда 447 сумга күбрәк. Мәктәп укучыларына исә 13389 сум (2025 ел белән чагыштырганда 509 сумга күбрәк) каралган.
Ике һәм аннан да күбрәк бертуган яки 7 яшьтән өлкәнрәк баланы уллыкка алган гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган пособие 217384 сумны тәшкил итә (2025 елда түләү 205856 сум иде). Инвалид баланы тәрбиягә алган гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган пособие – 200 000 сум. Аның күләме 2025 елдан бирле үзгәрмәгән.
Ятимнәр булмасын иде
Яшерен-батырын түгел, балалар йортында ничек кенә яхшы булмасын, өйдә балаларга күпкә рәхәтрәк инде. Динебездә дә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә.
Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бик олы әҗерләр вәгъдә иткән. Тагын бер хәдисендә ятимне караучыга:
«Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт «Шатлык йорты»дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә алачаклар», – дигән. Менә шулай. Уйланырга җирлек бар. Резеда Исмәгыйлева. Фото:нейрочелтәр