Сигез яшь әлмәтле Кремльдә узачак чыршы бәйрәменә барачак
Әлмәттән сигез бала илнең төп чыршысына барачак.
Сигез яшь әлмәтле Кремльдә узачак чыршы бәйрәменә барачак
Хәзер алар әйберләрен җыялар һәм кирәкле медицина әзерлеге узалар.
Әлмәттән сигез бала илнең төп чыршысына Кремль сараена юл тотачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу егетләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, отличниклар һәм активистлар. Хәзер алар әйберләрен җыялар һәм кирәкле медицина әзерлеге узалар.
Моннан тыш, Казанда Республика чыршысы узачак, анда Әлмәтнең 120 укучысы чакырылган иде.
Әлмәттә 21-28 декабрь көннәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда бәйрәм узачак. Балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм 1-8 сыйныф укучылары бәйрәм бүләкләре алачак. Ә махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен маркетплейска сертификатлар әзерләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia