Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм ноктасы — күп функцияле гаилә үзәге эшли башлады

Гаилә күп функцияле үзәге «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, үзендә социаль, юридик һәм административ хезмәтләрне берләштерә.

Әлмәттә  ачылган күп функцияле гаилә үзәге  Татарстан Республикасы өчен сынау проекты: Казан белән беррәттән, безнең шәһәр гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең заманча һәм кирәкле форматы кертелә торган беренче муниципалитетлар арасына керде.

Гаилә күп функцияле үзәгенең төп бурычы-гаиләләр балалар тәрбияләү, социаль ярдәм һәм үз хокукларын яклау белән бәйле төрле мәсьәләләрне оператив һәм уңайлы хәл итә алырлык бердәм пространствога әверелү. Үзәк «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, үзендә социаль, юридик һәм административ хезмәтләрне берләштерә.

Яңа бүлек ярдәм алучыларның киң даирәсенә йөз тота. Биредә күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләр, яшь ата-аналар, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр ярдәм алачак.

Үзәкне ачу тантанасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов һәм Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.

"Үзәкнең мондый форматын ачу-Әлмәттә гаиләләргә ярдәм итү системасын үстерүдә мөһим адым. Без һәр гаилә бер урында тиз арада квалификацияле ярдәм ала алырлык шартлар тудырырга омтылабыз", - дип ассызыклады Илнур Фәсхетдинов.

Оешма ата-аналарга һәм балаларга һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә, шул исәптән психологик һәм социаль консультацияләр, хокукый ярдәм, ата-аналар өчен белем бирү программалары, пособиеләр һәм ташламалар алуда ярдәм итү, шулай ук гаилә ялын һәм чараларны оештыру.

Үзәк «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында ачылды. Адресы: К. Цеткин, 54А.

Үзәкне ачу «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, ул халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса