Әлмәттә яшәүче 34 меңнән артык бала район башлыгыннан Яңа ел бүләкләре алачак
Әлмәттә Яңа ел алдыннан 34 меңнән артык балага татлы җыелмалар һәм сертификатлар тапшырылачак.
Әлмәттә яшәүче 34 меңнән артык бала район башлыгыннан Яңа ел бүләкләре алачак
Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан 34 меңнән артык бала татлы җыелмалар һәм сертификатлар алачак. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова шундый карар кабул итте. Финанслау муниципаль берәмлек бюджеты кысаларында башкарыла.
Муниципаль балалар бакчаларына йөрүче барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, шулай ук шәһәр һәм районның муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 1-8 сыйныф укучыларына Яңа ел бүләге биреләчәк.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары маркетплейска сертификатлар алачак, бу аларга үз теләкләре буенча бүләкләр сайларга һәм бәйрәмнәр алдыннан үзләрен шатландырырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia