Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү эше бүген дә актив дәвам итә

Шәһәрнең волонтерлык штабларында һәм авыл җирлекләрендәге Мәдәният йортларында маскировка челтәрләре үрү, медикаментлар, азык-төлек хәстәрләү, окоп шәмнәре ясау кебек игелекле гамәлләр оешкан төстә бара.

 

Барысы да Җиңү өчен

Күптән түгел без Сөләй фидакарьләре янында кунакта булып кайттык. Авыл халкының тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Алар гуманитар ярдәм җыюга һәм маскировка челтәрләре үрүгә 2022 елдан, махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле керешкәннәр.

- Бүгенге көндә 98 нче челтәрне үрәбез. Сигезешәр метрлы итеп үрәбез, чималны заказ белән кайтартабыз. Шәхси посылкаларны әзерләп монда авылга кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр аркылы биреп җибәрәбез. Әле мәчеттән дә кием-салым, кирәк-ярак озаттылар. Махсус хәрби операция зонасына йөрүче волонтер егетләребез дә бар. Рузил Яппаров, Илдар Шәңгәрәев, Ленар Галләмов - безнең иң актив, иң булган егетләребез. Зинаида Журавлева искиткеч фидакарь ханым. Ул барлык кирәк-яракларны үз машинасында штабка илтеп тапшыра. Ул үзе коры ашлар, душлар ясый. Урсалбаш, Шарлама халкы да бик актив. 3282 окоп шәме ясадык. Апрель азакларында чираттагы партия махсус хәрби операция зонасына юл алачак. Егетләребез бик сорый шәмнәрне, бик уңайлы, бик җайлы диләр. Даими рәвештә токмач кисү өмәләре оештырып торабыз, ипиләр киптерәбез, бәйләвен дә бәйлибез. Әлеге эштә күбрәк өлкән яшьтәгеләр катнаша. Яшьләр дә, мәктәп балалары да килеп булышалар. Шулай егермеләп-егерме бишләп кеше җыелышабыз - бу хәзер безнең өчен иң изге, иң соралган эш санала. Эшкә тотынганда догалар укыйбыз, хәрбиләребезгә исәнлек-саулык телибез, Җиңү тизрәк килсен иде, дибез. Безнең әле өйдә эшләүчеләр дә бар. Алар безгә макскировка челтәрләре ясау өчен материалны тасмалап кисеп, кырларын кискәләп чыгалар, урап төреп куялар. Эльмира Батталова, Галина Клочкова, Рәшидә апа Дәүләтшина, Венера Шәфыйгуллина, Гөлнәзирә Мостафина, Мөнирә апа һәм Сирин абый Садыйковлар һәм башка күп кенә авылдашларның уртак эшкә керткән өлешләре чиксез зур. Сөләй авыл җирлегеннән 17 кеше махсус хәрби операция зонасына китте, 7 кеше яу кырларында батырларча һәлак булды. Алар хөрмәтенә Мәдәният йортында махсус стендлар булдырдык. Авылдашларыбыз - безнең горурлыгыбыз. Геройларыбыз безнең күз алдында үсеп буйга җиткән егетләр. Бар теләк - Җиңү килсен, егетләребез исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар, - дип сөйләде Сөләй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Лилия Шәйхетдинова. Сөләй волонтерларына фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.

Буыннар бәйләнеше

Өлкәннәр белән беррәттән солдатларга ярдәм күрсәтүдә мәктәп укучылары да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мисал өчен, татар гимназиясе укучылары шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына иллеләп окоп шәме ясап озатканнар.

Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан хәрбиләр үзләре дә туган җирләрендә изге эшләр эшләп калдырырга тырышалар. Мисал өчен, Түбән Мактаманың 62 нче «Тирәк» балалар бакчасында экологлар махсус хәрби операция ветераны һәм балалар белән берлектә алма, груша агачлары утыртканнар. Хәрби балаларга истәлеккә китаплар да бүләк итеп калдырган. Мондый матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы булганда Җиңү безнең якта булачагына ышаныч, һичшиксез, зур. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса