Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы сайлау участокларының Президент сайлауларына әзерлеген тикшерде

Ике көннән бөтен ил буенча Россия Президентын сайлаулар башлана.

РФ Президентын сайлау алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов сайлау участокларының берсендә булды.

Ике көннән бөтен ил буенча Россия Президентын сайлаулар башлана. Бу уңайдан Әлмәт районында 116 сайлау участогы әзерләнгән. Һәр сайлау участогында иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

"Безнең өчен һәр сайлау участогында тәртип һәм дисциплина булу бик мөһим", - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Хезмәткәрләр участокның керү төркемен сайлау кампаниясенең бердәм фирма стилендә рәсмиләштерәләр. Шулай ук анда кирәкле технологик җиһазлар урнаштыралар һәм сайлаучылар белән очрашуга әзерләнәләр.

Тимур Нагуманов сайлау комиссиясе әгъзаларына намуслы, җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә УИКның 914 әгъзасы катнаша. Сайлауларның легитимлыгы төп фактор булып тора, һәм аны сайлау процессын оештыру буенча төрле дәрәҗәләрдә һәм эш юнәлешләрендә катнашучы күп санлы кешеләр тәэмин итә.

Моннан тыш, район башлыгы сайлау көннәрендә, 15 марттан 17 мартка кадәр, Әлмәт халкы өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү гамәлдә булачак, дип хәбәр итте.

"Россия Президентын сайлау-үз фикереңне белдерү һәм илнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге генә түгел, ә аралашу, тәэсирләр алмашу һәм мәдәни ял итү вакыты да. Барлык район халкын сайлауларда катнашырга, тәкъдим ителгән өстенлекләрдән файдаланырга һәм киләчәккә мөһим адым ясарга чакырам", - дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса