Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы бер атнада Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Дизель ягулыгы дүрт тиенгә (0,07 процентка) кыйммәтләнгән, литр бәясе 59,64 сумнан 59,68 сумга менгән.

2024 елның 29 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Татарстанда бензинның бер маркасы һәм дизель ягулыгы бераз кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

АИ-95 маркалы бензинның бәясе бер литры өчен 53,10 сумнан 53,11 сумга кадәр (яки 0,01 процентка) күтәрелгән.

АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензинның бәясе үзгәрешсез калган: 49,28 һәм 66,67 сум.

Дизель ягулыгы дүрт тиенгә (0,07 процентка) кыйммәтләнгән, литр бәясе 59,64 сумнан 59,68 сумга менгән.

2023 елда АИ-92 маркалы бензин 7,14 процентка, АИ-95 маркалы бензин 7,27 процентка, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулык 8,69 процентка кыйммәтләнгән, ә дизель ягулыгы бәясе 10,09 процентка арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса