Әминов урамы районында су бирү туктатылган.
Әлмәттә Әминов урамы, 11 районында суүткәргечтә авария булу сәбәпле, Әминов урамы буенча су бирү вакытлыча туктатылды, дип хәбәр итә «Әлмәт-Водоканал» АҖ.
Сусыз калды:
-Гафиятуллин урамы, 51, 51А;
Әминов урамы, 9, 9А, 11, 11А;
Төзүчеләр проспекты, 20а, 20Б;
Ленин урамы,104Б, 112, 114а, 114б.