Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөхәррир сүзе

Безнең газетаны яратып алдыручы хөрмәтле укучыларыбыз!

Менә яңа елның да беренче ае уртасына якынлаша. Вакыт йомгагы, бер сүтеп җи-бәргәч, бик тиз тәгәри. Шул вакыт аралыгында тарихта калырлык, янә-шәдәгеләрнең җан-нарын җылытырлык эш-гамәлләр эшлисе, шулар турында язасы иде.

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди татар халкы. Гаилә тәрбиясен, андагы кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан Россиядә бу ел Гаилә елы буларак игълан ителде. Шулай ук шәһәребезнең брендына әйләнгән театрыбызның үзенең 80 еллык күркәм бәй-рәмен билгеләп үтүе дә игътибардан читтә калмас. 
Болар хакында сез дә безгә язып, гаиләгездә сакланган күркәм гадәтләр, әби-бабаларыгыздан калган борынгы мирас, гыйбрәтле хәлләр, яхшы күршеләр, игелекле авылдашларыгыз хакында газета аша җиткерә аласыз.

Яу кырындагы батыр солдатларыбыз, аларның гаиләләре, алар өчен оештырылган ярдәм турында язмалар да тиешле урын алыр. Район тормышы, авыл сулышы, шәһәр мохиты, эшлекле сөйләшүләр, «тешли торган» язмалар, «тәгәрәп киткән уйлар», ислам дине сәхифәләре белән сезнең тормышыгызны бизәргә тырышырбыз. Яңа проектлар, авыл җирлекләрендә уку-чыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр булыр. 

Сез үзебезнең газетага күбрәк язылган саен телебезнең, татар вакытлы матбугатының сак-лануына ышаныч арта. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиеш. Кемнәр әле язылырга өлгерми калган, бүген дә соң түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса