Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вич пиши, пич пиши, яки Кемдер Сертотмас үрдәк

Берәү алдый, берәү алдана түгел. Бөтенесе алдый, бөтен кеше белә, беркем берни дә эшләми кебек тоела шикелле .

Үзара сөйләшкәндә, «тегенең ВК челтәрен ватканнар, саклык банкыннан фәләнгә мошенниклар шалтыраткан, телефонына төгән төрле хәбәр килгән» дигәнне ишетсәк, «и-и, белә торып кармакка эләккәннәрме, гел сөйләп торалар бит» дип канәгатьсезлек белдереп куябыз. Кешегә шулай дияргә җиңел шул ул. 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бу мошенник дигәннәре тәмам бәйдән ычкындылар. Мошенникның татарчасы кырыгалдар була инде. Тик татарча бик йомшак, бик тәртипле кебек яңгырый. Ә болары менә чып-чын мошенник. 
Берәр ай элек «Сезнең исемгә Самарада «Россельхозбанк»та фәлән суммага кредит алалар» дип башымны катырганнар иде. Инде бәйрәм алдыннан гына элек үзем эшләгән уку йорты директоры исеменнән телеграмга исем-отчестволарымны әйтеп, «безнең куратор Королев Дмитрий Александровичның сезгә сораулары бар. Ул сезгә шалтыратыр, кисәтеп куярга кушты», дигән хәбәр килде. Гомергә элемтәгә чыкмаган директорның үзенә шалтыратып белештем, ул бернинди хәбәр дә язмавын әйтте. Мин бу кешенең кайдан шалтыратырга тиешлеген сорап тагын яздым. Мәгариф министрлыгыннан, ФСБдан дип җавап килде. Берәр сәгатьтән телефон шалтырый башлады. Алдым. «Мин Королев...» Тиз генә телефонны куйдым. Берәр сәгать буена телефон шалтыраудан туктап тормады. Димәк бит болар минем 3 ел элек анда эшләгәнне дә, ул кешенең минем директорым булганлыгын да, эшемнең мәгариф өлкәсе белән бәйле булуын да беләләр. 

Кайда гына бармыйк, нинди генә эшкә урнашмыйк, безнең хакта бөтен белешмәне алалар. Хәтерләсәгез, кемдер үзе күреп, кемдер кешедән ишетеп, элек авылда йорттан-йортка кереп ничә сыер, ничә сарык һ.б. барлыгын язып йөриләр иде. 

Бер йорт хуҗасы шуның ише язып йөрүчеләрдән дә, салымыннан да туйган булгандыр инде. «Вич пиши, пич пиши» дип әйткән ди. Без дә шулай: алар сорый, без бланкны тутырып бирәбез. «Вич пишем». 

Күптән түгел генә бюджет өлкәсендәге бер ханымга да җитәкчесеннән «хәзер сезгә шалтыратырга тиешләр» дигән хәбәр килгән. Хезмәттәшләре белән машинада баручы әлеге ханымга ФСБдан дип шалтыратып, машинадан чыгып сөйләшергә кушканнар. Аны Украинага 300 мең сум акча күчерүдә гаепләп, ул акчаларны Үзәк банк тоткарлавын әйтеп, гаебен тануны таләп итәләр. Һәрвакыт кырыеңда кеше булмаска тиеш дип кисәтеп торалар. Сөйләшүләр арасында җитәкче ватсабыннан «Әгәр дә ниндидер ярдәм кирәк булса, сорагыз, кулдан килгәнчә булышырбыз» дигән хәбәр килеп тора. Сөйләшә торгач, берәүнең әлеге ханым исеменнән бер миллион сумга кредит рәсмиләштерүе дә билгеле була. Хәтта ватсаптан документны да җибәрәләр. Анда бөтен паспорт мәгълүматлары дөрес. Ханым гипнозланган кебек тора. Хәзер кайда булуын, адресын әйтә. Телефонның теге ягыннан такси җибәрәселәрен, үзләре кирәкле банкка алып барасыларын да әйтәләр. Бәхеткә, коллегалары эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алып, әлеге эшкә нокта куялар.

Ничек була соң инде бу? Без «вич пишем», һәм А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятендәге кебек безнең турыда булган бар мәгълүмат бөтен ил  буйлап чәчелеп-таралып бетә. 

Югыйсә бер генә оешма да безнең турыдагы мәгълүматны башка җиргә бирергә тиеш түгел. Ә «утечка» ясаганнар икән, димәк, моның өчен кемдер җавап бирергә тиеш. Ник соң әле авылдагы бер әбиең бакча чүбен яндырган өчен штраф түләргә тиеш тә, синең бөтен «тарих»ыңны дөньяга таратучылар белән берәү дә кызыксынмый. Аңлый торган да түгел, димәк, монда кемдер Сертотмас үрдәк.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса