Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар бездән ярдәм көтә

Илебез иминлеген якларга киткән якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озату эше бүген дә актив рәвештә дәвам итә.

Иң мөһиме - махсус хәрби операция зонасында булган солдатлар белән ике арада тыгыз элемтә бар. Шул рәвешле егетләргә кыр шартларында нинди кирәк-яраклар кирәклеге турында хәбәрләшеп торырга да мөмкин. 

Сугышчыларның әти-әни-ләре, хатыннары һәм туганнары да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы һәм «Ватан сакчылары» фонды белән тыгыз элемтәдә торалар. Әле менә күптән түгел генә «Ватан сакчылары» фондының Әлмәт бүлеге координаторы Ольга Ильдукова инициативасы белән «Нур» психологик ярдәм үзәгендә окоп шәмнәре ясау эше җайга салынганлыгы мәгълүм булды. Хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тормыш иптәшләре, якыннары бе-лән берлектә 160 лап шәм җитештерелгән.

- Парафин, банка, картон кебек кирәк-яракларны сатып та алдык, кешеләр үзләре дә алып килде. 20 ләп кеше җыелдык та рәхәтләнеп чәйләр эчә-эчә, сөйләшә-сөйләшә матур гына эшлә-дек. Кыр шартларында, блиндажларда егетләребезгә якты булсын, җылы булсын дип тырыштык. Аннан алар шушы окоп шәмнәре ялкынында ашларын да җылыта алалар бит әле. Аз булса да күңелләрен күтәрәсебез килде инде егетләребезнең, - диделәр шәм ясаучылар. 

Чыннан да, кышкы чорда окоп шәмнәре солдатларыбызның тән-нәрен генә түгел, җаннарын да җылыта. Якыннарының кайгыртуын тоеп тору бүген аларга аеруча кирәк. Шәм ясауда, тегү, бәйләү эшләрендә аеруча пенсионерлар активлык күрсәтә.

Элек эре предприятие-ләрнең берсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Михаил Дмитриев турында да күпләр ишетеп беләдер, мөгаен. Әлмәтле кышкы сезон башлану белән солдатларыбыз өчен окоп шәмнәре әзерли башлаган иде инде. 

Аның куллары белән эшләнгән меңнән артык шәм 1232 нче һәм 1234 нче полк сугышчыларына илтеп тапшырылды. 
Шуны да әйтеп узмый мөмкин түгел, Михаилның тормыш иптәше Валентина да «Мегасети» штабында маскировка челтәрләре әзерләүдә катнаша. Мондый фидакарьләргә карап ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың инде. 

Авыл җирлекләрендә дә бүген гуманитар ярдәм җыю эшенең тукталып торганы юк. 

Солдат егетләребезгә бүгенге көндә газ баллоннары, җылы перчаткалар, эчке киемнәр, автоном җылыткычлар, мичләр, медикаментлар, маскировка челтәрләре бик кирәк. Хәрбиләргә ярдәм итәргә теләге һәм мөмкинлеге булганнар кирәк-яракларны «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына алып килә алалар. 

Ярдәм беркайчан да күп булмый. Авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итмичә яшәргә ярамый. Бу юлы син булышсаң, икенчесендә исә үзеңә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса