Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Мөхәммәтшиннарның алтын туйлары гөрләде

Әлмәт районы ЗАГС идарәсендә 11 гыйнварда алтын юбилярларны-Рим Мөгътәсим улы һәм Әлфия Салават кызы Мөхәммәтшиннарны хөрмәтләделәр!

Мөхәммәтшиннар гаиләсенең мәхәббәт тарихы 1972 елда башлана. Ә 1974 елның 3 гыйнварында никахларын теркәгәннәр.

1970-1971 елларда Әлфия республика халык иҗаты йортында укый һәм укуын тәмамлагач, туган авылында мәдәният йорты мөдире булып хезмәт эшчәнлеген башлый.

 Рим һәрвакыт укырга ярата, искиткеч китапханә туплый. Спорт белән мавыгуын дәвам итә, спорт ярышларында актив катнаша. Чаңгы узышлары буенча спорт мастеры исеменә ия. Биатлон, футбол һәм хоккейның актив җанатарлары.

 Бәхетле гаиләдә ягымлы кызлары Альфира һәм Румияне тәрбияләгәннәр. Хәзерге вакытта Рим һәм Әлфия бәхетле ата-аналар һәм әби-бабай.

Рим Мөгътәсимович һәм Әлфия Салават кызы гаиләдә иң мөһиме - үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч, бер-береңә тугърылык ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса