Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Алсу» микрорайонында җир асты парковкасы төзергә планлаштыралар

Әлмәттә 24 нче номерлы территориаль-иҗтимагый үзидарәнең хисап җыелышы узды.

Анда район башлыгы Тимур Нагуманов «Алсу» микрорайонын төзекләндерү планнары турында сөйләде.

"Әлбәттә, янәшәдә төзек ишегаллары һәм җәмәгать урыннары булуын телибез. Генераль план буенча без Галиев урамы белән Төзүчеләр проспекты арасындагы урынны карыйбыз, анда киләчәктә җәяүлеләр скверы урнашачак. Ләкин аны проектлый башлау өчен безгә барлык күпфатирлы йортларның төзелешен тәмамлауны көтәргә кирәк. Бу алдагы берничә ел перспективасы, киләчәктә биредә уңайлы төзекләндерелгән мохит булдыру өчен федераль һәм республика программаларын проектлый башлаячакбыз", - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында.

Тимур Нагуманов шулай ук "Алсу" микрорайонында парковка урыннары җитмәү мәсьәләсен күтәрде һәм анда җир асты парковкасы төзү планнары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса