Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт пенсионеры алгы сызыкка меңнән артык шәм җибәрде

Кышкы сезон башланганнан бирле ул меңнән артык окоп шәмнәре ясаган.

Әлмәт пенсионеры Михаил Дмитриев, кырык елдан артык эре предприятиедә эшләгән, окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнә.

"Без аларны 1232 һәм 1234 нче полкларга җибәрдек инде. Хәрбиләр аңа зур рәхмәт белдерделәр",-дип сөйләде "Татар-информ"га  "Мегасети" штабы җитәкчесе Гөлнара Стерлядева.

Пенсионерның хатыны Валентина Макарова да фронттагыларга актив ярдәм итә. Бер елдан артык ул штабта даими рәвештә эшли. Ул 3х3 метр һәм 6х3 метрлы маскировка челтәрләре ясый.

"Мондый зурлыктагыларны бәйләү, баганага асып кую уңайлырак, һәм егетләр үзләре дә транспорт һәм миномет кораллары өчен шундый зурларны сорыйлар. Бу гаилә бик дус, патриотик, молодцы", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса