Әлмәт районы хатын-кызлары хәрбиләр өчен сыйлар әзерләде
Авыл хатын-кызлары 12-15 кеше җыелып очраша.
Әлмәт районы Чупай авылында яшәүче хатын — кызлар мобилизацияләнгән якташларына милли ризык-токмач тапшырдылар.
Гомумән алганда, алар 1 мең йомырка белән камыр ризыгы кискәннәр. Токмачларның соңгы партиясе 100 йомыркадан ясалган. Аны кискәннән соң тәүлек дәвамында киптергәннәр.
"Моннан тыш, хатын — кызлар гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр, үзләре 10 маскировка челтәре үреп, 100 пар йон оек бәйләделәр, һәрвакыт күп медикаментлар тапшыралар",-дип сөйләде «Татар-информа»га «Мегасеть» штабы җитәкчесе Гөлнара Стерлядева.
Авыл хатын-кызлары командасы өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле ел буе ярдәм итә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа