Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында тыл ветеранын хөрмәтләделәр

Әлмәт районы Түбәл Абдул авылында яшәүче Җиһаншина Рәйсә Әбүбәкер кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Җиһаншина Рәйсә Әбүбәкер кызы 1928 елның 29 октяберендә Беренче май районы Иншар авылында икенче бала булып дөньяга килә. Рәйсә Әбүбәкер кызының да гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтми: тормыш авырлыгы, кияргә кием булмау сәбәпле дүрт классны гына тәмамлый ала. Аның яшьлеге сугыш елларына туры килә. Өйдәге хуҗалык эшләре, сеңелләрен тәрбияләү  аның җилкәсенә төшә.

Әле 16 яшедә тулмаган Рәйсә Әбүбәкер кызы  гаилә һәм фронттагы әтисе өчен диеп колхозда эшли, урман кисәргә йөри, тегермән буасында боз чаба, кырда эшли, болында мич ягып бодай киптерә, төннәрен кырда сакта тора, Иншар авылы башында окоп казу эшләрендә дә катнашырга да туры килә.

Җиһаншина Рәйсә

Кыш көне туңып, аякларында йөри алмаслык хәлгә килүе, абыйсының сугышта югалу турында хәбәр алулары, әтисенең сугыш кырында хәбәрсез югалуы яшь кызның йөрәгендә төзәлмәслек яра сала.

 Рәйсәгә  Түбән Абдул егете Габделәхәт Хәсәнша улы бик яратып күз салып йөри. Узенә кияүгә чыгарга сорагач Рәйсә киеме юклыгын әйтә. Яратуы көчле булган егетне кием юклыгы куркытмый, яраткан кешесен “паласка төреп” 1950 елның көзендә Түбән Абдул авылына килен алып кайта.

Менә шул көннән ике яшь йөрәк гаилә корып, кулга –кул тотынып Красноярск якларына шахтага эшкә чыгып китәләр. Яңадан Түбән Абдулга кайталар. Колхозда эшли башлыйлар.

Габделәхәт Хәсәнша улы белән 60 ел гомер итеп, ике кыз, өч ул үстерәләр.

Бүгенге көндә 95 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Рәйсә Әбүбәкер кызының авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгатъ әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге кызы һәм кияүе янәшәсендә. Ә балалары һәм оныклары бу йорттның еш кунаклары, әниләренең әбиләренең хәлен белешеп кенә торалар, дип яза Х.ахметшин исемендәге Елховой музее хезмәткәрләре.

 

Фото: Елховой музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса