Әлмәтлеләрне шәһәрнең мәдәни коды темасына сораштыруда катнашырга чакыралар
Җаваплар Әлмәтнең тотрыклы үсеше концепциясен булдырганда кулланылачак.
10 ноябрьгә кадәр Әлмәт халкы шәһәрнең мәдәни коды темасына онлайн-сораштыру уза ала.
Онлайн-интервьюда шәһәр халкы Әлмәтнең уникальлеге нәрсә һәм шәһәр башкалардан нәрсә белән аерылып тора икәнен аңлата ала. Шулай ук сораштыруда катнашучылар шәһәрнең образлары һәм рухы, мөһим вакыйгалар һәм күренекле шәһәр кешеләре турында уйлана алачак.
Сораштыру нәтиҗәсендә алынган барлык мәгълүмат тикшеренүләр һәм анализлар өчен генә кулланылачак һәм конфиденциаль булып калачак.
Сораштыруны сылтама буенча теләгән һәркем үтә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа