Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 октябрьдән Әлмәт җирлегендә көзге чакырылыш башланып китте

Быел көзен армия сафларына алынучы егетләребезне нинди яңалыклар көтә?

Армия яшенә җиткән уллары булган әти-әниләр өчен дулкынландыргыч көннәр инде бу. Кадерләп үстергән газиз балаңны чит-ят җир-ләргә чыгарып җибәрүе кыендыр, әлбәттә. Көзге чорда Татарстаннан өч меңләп, ә Әлмәттән йөз илледән артык егет армия сафларына алыначак. Быел армиягә алганда егетләрнең сәләтлеләрен фәнни роталарга җибәрүгә аеруча игътибар бирәләр. Бу роталар дәүләт оборона заказын үтәүче оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре мәнфәгатьләрен күздә тота. Мондый роталарда хезмәт итүчеләр хезмәт юлының яртысын производствода үткәрә, калган яртысы башка хәрбиләрнең көн режимына тиң. ДОСААФ һәм башка автомәктәпләрдә «С» категориясенә укып чыккан машина йөртүче егетләргә аеруча зур өстенлек бирелә.

Гадәттәгечә, Әлмәт егет-ләренең күпчелеген Самара, Ульяновск өлкәләрендәге хәрби частьларга озатачаклар.
- Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм өйләренә озатылачак. Шуңа күрә дә аларның әти-әниләренә, якыннарына борчылырга кирәкми, - дип ышандырдылар хәрби комиссариат хезмәткәрләре. 

Мәгълүм булганча, хәрби хезмәткә 18 дән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла. Хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр арттыру турындагы закон проекты быелгы булачак хәрбиләргә кагылмаячак әле. Шулай да 2023 елдагы чакырылыш буенча яңа үзгәрешләр бар. 

Төп үзгәреш - электрон повесткалар. Армиягә хезмәт итәргә чакырып язылган хәбәр «Дәүләт хезмәтләре»нә килә. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы килгән хәбәрне ачып укый икән, димәк, повестка тапшырылган дип санала. 
Хәрби комиссариатка вакытында килмәүчеләргә штраф салыначак. Бу бик мөһим, шуңа күрә дә әлеге уңайдан аеруча уяу һәм җаваплы булу сорала. Сәбәбе булмыйча комиссариатка килмәгән өчен штрафлар хәзер 10-30 мең белән исәпләнә. Хәтерегездә булса, элек хокук бозучыларга янаган максималь штраф 5 мең сум тәшкил итә иде. Хәрби хезмәткә чакырылу чорында хәрби комиссариатка яшәү урыныннан китү яки анда өч ай тору турында хәбәр итмәүчеләргә кесәләреннән 10-20 мең сум штраф чыгарып түләргә туры киләчәк. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен исә 15-25 мең сум күләмендә штраф каралган. 

Көзге чакырылыш, гадәттәгечә, 31 декабрьдә тәмамланачак. Барлык егетләргә дә яхшы хезмәт итеп, туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса