Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язылган өчен - бүләкләр

Кыйммәтле призлар оту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз - «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына язылыгыз!

Безнең редакция бүләкләр уйнатуны башлап җибәрде. Аларны 2024 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылган һәркем ота ала.  

Газета укучыларыбыз өчен «Бәхетле әбүнәче» конкурсы 
 
Әлеге акциядә әлмәтлеләр дә, шулай ук авылларда яшәүчеләр дә катнаша ала. Шартлар бик гади: 2023 елның 1 октябреннән 29 декабренә кадәр 2024 елның 6 аеннан да ким булмаган вакытка түбәндәге альтернатив пунктлардан килеп алу шарты белән  газеталарыбызга язылырга кирәк: 

- «Знамя труда» газетасы редакциясе (Пушкин урамы, 64 нче йорт) (цоколь катында);
- Түбән Мактамада 10 нчы китапханә (Некрасов урамы, 18а йорты);
 - С. Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә (С. Сөләйманова урамы, 20 нче йорт). 

 Язылучылар арасында призлар уйнату 2024 елның гыйнварында редакциядә үтәчәк. «Реамед» клиникасында медицина хезмәтләренә һәркайсы 2000 сумлык алты сертификат үз җиңүчеләрен көтә.

Хезмәт коллективлары өчен «Иң күп укучы оешма» конкурсы 

Әлеге акциядә катнашу өчен оешмаларга 6 айдан да ким булмаган вакытка «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына 30 данәдән дә ким булмаган күләмдә альтернатив рәвештә язылырга кирәк булачак. Язылу турында мәгълүматлар безнең белгеч тарафыннан биреләчәк.

Язылу кампаниясе йомгакларына таянып, гыйнварда без өч җиңүчене билгеләячәкбез. 2024 елның беренче яртыеллыгына газеталарыбызга иң күп санда язылучылар җиңүче дип танылачак. 

ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ ТҮБӘНДӘГЕ ПРИЗЛАР  КАРАЛГАН:

 1 нче урын өчен -  чараны видеога төшерүгә  20 000 сумлык сертификат.
2 нче урын өчен - тимбилдинг, квест, мастер-класс яки төркемле бизнес-уенга 15 000 сумлык сертификат. 
3 нче урын өчен - фотосессиягә 10 000 сумлык сертификат. 

Конкурсларның нигезләмәләре, аларны үткәрү, бүләкләр уйнату, призларны тапшыру кагыйдәләре белән almetievsk-ru.ru сайтында «Файдалы яңалыклар» бүлегендә таныша аласыз. 

Конкурсларны оештыручы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе». 

Белешмәләр өчен телефон: 44-05-88.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса