Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Үзбәкстан Президенты өчен вакытыннан алда сайлаулар узды

Сайлау комиссиясе стационар эшләде, шулай ук эш урыннарына чыкты.

Әлмәт районында 700гә якын Үзбәкстан гражданы яши.

3 июльдә алар барысы да үз илләренең булачак Президенты өчен вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге алдылар. Сайлау комиссиясе көндезге сәгать өчтән кичке сигезгә кадәр стационар рәвештә эшләде, шулай ук эш урыннарына чыкты.

Үзбәкстан гражданнары Әлмәт драма театры бинасында тавыш бирделәр.

Үзбәкстан Президентын сайлаулар 9 июльдә узачак. Әлмәттә бу ил гражданнарының вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бар. Мөһим вакыйга белән бәйле рәвештә шәһәргә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насриев килде. Ул сайлауларның мөһимлеге турында сөйләде һәм вакытыннан алда тавыш бирү кирәклеген билгеләп үтте.

"Барлык гражданнар да Казандагы консуллыкка килә алмаячак. Шуңа бәйле рәвештә сайлау комиссиясе әгъзалары вакытыннан алда сайлауларга чыкты. Һәр граждан үзенең конституцион хокукыннан файдалана алсын өчен уңай шартлар тудырыла", - диде  Үзбәкстанның Генераль консулы Фәриддин Насриев.

Сайлау комиссиясе Татарстан Республикасының 20 муниципалитетында эшләде. Вакытыннан алда сайлаулар 28 июньдә башланып, 5 июльгә кадәр дәвам итте.

Әлмәт районында бу көнне Үзбәкстан Республикасы башлыгы вазифасына дүрт дәгъвачының берсе өчен 221 граждан үз тавышларын бирде.

 

Фото: скрин видео ЮВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса