Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төзекләндерү объектлары буенча бөтенроссия тавыш бирү җиңүчесе билгеле булды

Илкүләм тавыш бирү 2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр узды.

2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү тәмамланды. 

 Әлмәт районында иң күп тавыш белән Әлмәт сусаклагычы җиңүче булды (8 868 тавыш). Икенче урында шәһәр күле (3 223 тавыш).

Әлмәт халкы Герцен урамын төзекләндерү өчен 2560 тавыш бирде (Р.Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр), тагын 2054 шәһәр кешесе үз вариантын тәкъдим итте, Гафиятуллин урамындагы Шәмсинур чишмәсе паркын төзекләндерү өчен 1510 кеше тавыш бирде. Иң аз тавышны Геофизическая урамындагы немец паркы җыйган, аның өчен 1029 кеше үз тавышларын биргән.

Шулай ук Әлмәт районында «ФКГС» проекты буенча түбәндәге адреслар буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре башкарылачак:

 Габдулла Тукай проспекты, 2 нче йорт;
Маяковский урамы, 1 нче йорт;
Совет урамы, 167 йорт, 169 йорт, 171 йорт;
Ленин урамы, 141 йорт, 141б йорт, 143 йорт;
Риза Фәхретдин урамы, 12 йорт, 14 йорт, 16 йорт;
Белоглазов урамы, 113 йорт, 115 йорт;
Радищев урамы, 2 нче йорт;
Изаил Зарипов проспекты, 7 нче йорт;
Клара Цеткин урамы, 59 йорт, 61 йорт;
Совет урамы, 92 нче йорт;
-Гафиятуллин ур., 19;
Төзүчеләр проспекты, 15 нче йорт;
Совет урамы, 184б йорт;
Борискино авылы, Луговая урамы, 9 нчы йорт.

Тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча Әлмәт районы 13 759 тавыш белән 4 нче урынны алды.

Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса