Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды
Быел Әлмәт районының 41 нче ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
Ишегалларын төзекләндерү үз эченә түбәндәге эш төрләрен ала:
▫ Юллар һәм тротуарлар төзү, ремонтлау
▫ Эскәмияләр һәм урналар урнаштыру
▫ Яктырткычлар урнаштыру яки булганны ремонтлау
▫ Каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчык булдыру яки булганын яңарту
▫ Ком өстендә куркынычсыз спорт җиһазлары урнаштыру
▫ Хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру
Программаны гамәлгә ашыру буенча эшләр түбәндәге адреслар буенча башланды:
Сөләйманова урамы, 13 йорт, 8 Март урамы, 12 йорт
Түбән Мактама бистәсе, Заводская урамы, 16,18,20 йорт
Акташ, Төзүчеләр урамы, 19 йорт
Төзүчеләр проспекты, 25 нче йорт
Шулай ук әлеге территориядә эшләр планлаштырыла:
Пушкин урамы, 37 йорт, К. Цеткин урамы, 36а йорт
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа