Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда махсус техника катнашында команда-штаб өйрәнүләре була

Татарстанда 15-16 март көннәрендә «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы» идарә органнары һәм көчләре белән команда-штаб өйрәнүләре узачак

. Ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2023 елга Комплекслы планы нигезендә үткәрелә. Министрлыкның Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

15 мартта өйрәнүләр барышында язгы ташуларны аварияләрсез үткәрүне тәэмин итү белән бәйле практик гамәлләр башкарылачак.

16 мартта торак пунктларны, икътисад объектларын һәм социаль инфраструктураны табигый янгыннардан саклау буенча өйрәнүләр узачак.

Бу өйрәнүләр язгы ташулар һәм табигый янгыннар белән бәйле сезонлы вакыйгаларга әзерлекне тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, өйрәнүләр узачак урыннарда техника һәм янгын-коткару подразделениеләренең шәхси составы, шулай ук «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы»ның территориаль подсистема көчләре һәм чаралары күп булуы көтелә.

15-16 март көннәрендә Әлмәттә барлык шәһәр хезмәтләре белән команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә. Экстрим-паркта гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә кирәкле көчләр һәм чаралар составы каралды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса