Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы язгы ташу алдыннан сак булырга киңәш итте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда булачак ташуга әзерлек турында фикер алышты.

Ул шәһәр һәм район халкына сак булырга киңәш итте, шулай ук яз җитү белән су басуга каршы чараларның аерым статуска ия булуын ассызыклады. Бу хәл тиешле хезмәтләр тарафыннан даими контрольдә тотыла.

"Сезонлы темалар популярлаша, аеруча бу җылыну белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә кар күп эри, зур сулыклар һәм эрегән кар сулары барлыкка килә. Язгы чор һәрвакыт шактый катлаулы.Барыбыз да сак булыйк, бигрәк тә кайдадыр су җыела, кайдадыр кар тиз эри, кайдадыр боз барлыкка килә икәнен күрсәк. Иң мөһиме-оператив чаралар күрү", - дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.

Бүгенге көндә Әлмәт районында хәл яхшы, кискен су басулар көтелми. Дала Зәе елгасындагы билге нульдә. Узган ел белән чагыштырганда явым-төшем 30% ка кимрәк, сулыкларда бозның калынлыгы 50 сантиметр тәшкил итә.

"Дала Зәе елгасы биш район территориясендә бердәнбер су артериясе булып тора һәм барлык эрегән сулар аның аша үтә. Без аны гел күзәтәбез. Температура режимына һәм елгаларның торышына карап, тикшерү көненә ике тапкыр үткәрелә. Тайсуган, Түбән Мактама, Урсала, Иске Әлмәт, Акташ һәм Елхово авыллары территориясендә тәүлек әйләнәсе постлар эшли", — дип аңлатты район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса