2022 елда эшсезләр саны 657 кеше тәшкил иткән.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 февраленә 178 кеше тәшкил иткән, узган ел 657 кеше эшсез калган. Бу хакта «Россия эше»кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.
Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0, 16% . Эш бирүчеләр 2023 елның 1 февраленә 1492 берәмлек хезмәткәрләргә ихтыяҗ белдергән.
Агымдагы елның 1 февраленә хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,12 кеше тәшкил итә.
2023 елның гыйнварында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 158 кеше мөрәҗәгать иткән. 55 граждан эшкә урнаштырылган.