Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт иң яхшы яңа ел бизәлеше республика конкурсында җиңүче булды

Быел Әлмәттәге бәйрәм мәйданчыклары тематикасы фән һәм технологияләр белән бәйле иде.

Яңа ел бәйрәменә бизәлгән Әлмәт Татарстанда иң яхшы яңа ел чарасы һәм бизәлеш конкурсы лидеры булды. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Быел шәһәрне бәйрәм белән бизәүнең төп темасы фән һәм технологияләр булды. Һәр мәйданчык теге яки бу дисциплинаның уку сыйныфы иде. Бу без киләчәк буынга кечкенәдән салган ныклы нигезне, аннары нәтиҗәле хезмәттә тормышка ашыруны символлаштыра.

Шәһәрне бизәгәндә шулай ук регионның экологиясенә һәм мәдәни традицияләрен саклауга аерым игътибар бирелде. Соңгысы безнең көнкүрешебез нинди генә заманча булмасын, чын йөртүче көче безнең тамырларыбызда һәм тарихыбызда яшерелгәнен искә төшерергә тиеш.

Әлмәтлеләр өчен әзерләнгән бәйрәм чаралары быел "Яңа ел - гаилә бәйрәме" шигаре астында узды. Алар төрле иде: кышкы күңел ачулар да, мастер-класслар да, әкияти тамашалар да, квестлар да, күргәзмәләр дә бар иде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, шәһәрнең республика конкурсында җиңүен шәрехләп, моның уртак казаныш булуын билгеләп үтте.

- Мондый масштаб, Яңа ел каникулларының җайга салынуы бердәм команда эшеннән башка мөмкин булмас иде. "Татнефть" компаниясенә, районның барлык хезмәтләренә, иҗади төркемнәргә һәм бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Без бу бәйрәмне бергә ясадык! - диде Тимур Нагуманов.

 

Фото: Тимур Нагумановның ТГ-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса