Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә футбол буенча турнир уза

Әлмәт районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе өченче ел рәттән Әлмәттә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен яңа ел алды турниры уздыра.

Беренче елда футбол турниры «Нефтьче» мәдәният сарае янында узып, аны киез итекләрдә уйнадылар, узган ел салкыннар аркасында турнир футбол манежында узды.Быел футбол шәһәр паркында уза. Бүген биредә 3х3 форматындагы футбол уеннары старт алды. Турнир өч көн дәвам итәчәк. Беренче көнне 16 малайлар командасы һәм 4 кызлар командасы көч сынашты. Өлкән яшьтәге балалар төркеме 2009-2010 елларда туган малайлар арасында җиңүчеләр уйнады: 3 урын-25 нче урта мәктәп, 2 урын-2 нче лицей, җиңүне 7 нче мәктәп яулады.

Кызлар арасында: 3 урын – 4 урта мәктәп, 2 урын – 11 нче мәктәп, 16 нчы мәктәп җиңү яулады. 

 

 

Фото: шәһәрнең спорт идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса