Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт филиалы 2022 елда Татарстанның иң яхшы күп функцияле үзәге булды

Иң яхшыларны ачыклаучы һөнәри конкурска йомгак ясалды.

«Татарстанның иң яхшы күп функцияле үзәге» номинациясендә Әлмәт филиалы җиңүче дип табылды. Бу хакта ТР  циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: "Иң яхшы КФҮ", "КФҮнең иң яхшы универсаль белгече" һәм "КФҮнең иң яхшы филиалы җитәкчесе".

«Татарстанның иң яхшы күп функцияле үзәге» номинациясендә Әлмәт филиалы җиңүче дип табылды. Конкурс бурычларына югары җитештерү күрсәткечләренә генә түгел, ә яхшы техник җиһазландыруга, гариза бирүчеләр өчен уңайлы шартларга ирешү дә керә.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова җиңүчеләрне истәлекле дипломнар белән бүләкләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса