Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрәчәк

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

Әлмәттә яңа ел бәйрәмнәре вакытында җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

Соңгы троллейбуслар депога 22.17 сәгатьтә кайтачак.

Станцияләрдән транспорт түбәндәге график буенча китәчәк:

* Яшьлек тукталышыннан  1 нче маршрут 21.22

* Алнас заводыннан 3 нче маршрут 19.10

* Яшьлек тукталышыннан  7А маршруты 20.56

1 гыйнварда троллейбуслар түбәндәге график буенча эшли башлаячак:

•  1 нче  маршрут 10.02  ТНГП

•   7А маршрут 10.32  ТНГП

•   3 маршрут  деподан 11.02,  РТСтан 11.24.

Елның беренче көнендә автобуслар түбәндәге график буенча эшли башлаячак:

2 нче маршрут  9.25  Машинный парк тукталышыннан

•    2Б маршруты  9.45  Машинный парк тукталышыннан

•    4 маршрут 10.30  ДСРК тукталышы

•   4Б маршруты   11.07  ДСРК

•    #6 маршрут 10.10 Техснаб

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса