Инспекторлар 80 автомобильне тикшергән.
5 декабрьдә Әлмәт районында "Тоннель" операциясе узды. Ул автомобиль йөртүчеләрнең аек булмаган хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Әлеге операция барышында инспекторлар 80 машинаны тикшергән һәм 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 16 – куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы, 2 машинада балалар махсус креслода булмаган.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге