Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Языл һәм бүләк от! Төп приз - 5000 сум

«Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталары редакцияләре Әлмәт районы авыл җирлекләре арасында «Иң күп укучы авыл җирлеге» дигән конкурс үткәрә.

Җиңүче һәм призерлар 2023 елның беренче яртыеллыгына әлеге басмаларга язылу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Конкурс 2022 елның 20 октябреннән 30 декабренә кадәр узачак. Катнашучыларга «Знамя труда» яки «Әлмәт таңнары» газетасына теләсә нинди ысул белән язылып, абонемент копиясен яки интернет аша язылу өчен түләү фактын раслауны җибәрергә кирәк (анда исем, фамилия, язылган басмаларның атамасы, язылу чоры һәм язылу бәясе булырга тиеш).

Квитанцияләрнең кү-чермәләрен җибәрергә мөмкин:

l почта буенча 423450, Әлмәт шәһәре, Пушкин ур., 64 адресына элемтә өчен телефонны һәм әбүнәченең исемен күрсәтеп;

lяисә язылу абонемен-тының сканерланган кү-чермәләрен яки интернет аша язылу өчен түләү факты турындагы хәбәрне «Иң күп укучы авыл җирлеге» тамгасы белән 325981@mail.ru адресына җибәрергә, контакт өчен телефон номерын һәм абонент исемен язу мөһим;

lредакциянең +7 917 870-32-36 ватсап номерына язылу абонементының сканерланган күчермәләрен яки интернет аша язылу өчен түләү факты турындагы хәбәрне җибәрергә.

 

«Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталары 2023 елның беренче яртыеллыгына (ким дигәндә 6 ай) күпсанлы әбүнәчеләрне җыйган җирлек тиешле призны откан дип таныла.

 

Җиңүчеләр һәм призерлар «Колор» төзелеш гипермаркетыннан сертификатлар алачак. Беренче урын өчен - 5 мең сумга сертификат, икенче урын өчен - 3 мең сумга сертификат, өченче урын өчен 2 мең сумга сертификат булачак.

 

Оештыручысы: «Татмедиа» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе. Үткәрү кагыйдәләре, призлар саны, вакыты, урыны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта: almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса