Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Әлмәттә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен шәһәр хакимиятеннән комплекслы социаль ярдәм программасы эшли башлады.

Комплекслы социаль ярдәм программасында мобилизацияләнгән ир-атларның балаларына мәдәни, спорт һәм иҗат учреждениеләренә бушлай йөрү, мәктәп ашханәсендә бушлай кайнар туклану, мохтаҗларга психологик һәм волонтерлык ярдәме, балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү һәм башка чаралар кергән.

Шәһәр һәм районнан өлешчә мобилизациягә чакырылучыларга ярдәм итү йөзеннән җирле хакимият тырышлыгы белән Әлмәт егетләренә кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар, кием-салым комплектлары, җылы оекбашлар, йоклау капчыклары, аптечкалар, поход җыелмалары (котелок, кружка, калак, тәлинкә) һәм күп кенә башка әйберләр туплап тапшырылган иде. Мобилизацияләнүчеләр һәм үз теләге белән баручылар өчен әлмәтлеләр үзләре дә медикаментлар, кием-салым, консервалар җыеп тапшыра башладылар. Авыл җирлекләрендә гомер кичерүче әби-апалар кайгыртучанлык күрсәтеп, хәрби операция катнашучыларга оекбаш-пирчәткәләр бәйләп җибәрә башладылар. Солдатларга балалар юллаган җылы эчтәлекле хатлар да күп җыелган. Барлык кирәк-яраклар хәзерге вакытта Яшьләр үзәге каршында оештырылган «Үзе-безнекеләрне ташламыйбыз» дигән исем астында эшләүче штабта туплана. Штаб иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Биредә әлмәтлеләр алып килгән әйберләрне, билгеләнешенә карап, аерым тартмаларга тутыралар. Әлеге эшне волонтерлар башкара.

- Штабыбызда 15 ләп волонтер исәпләнә. Сменалап эшлибез. Көненә җиде кеше дә, егермеләп кеше дә килергә мөмкин. Менә әле күптән түгел генә Әлмәт сөт комбинатыннан килеп 10 тартма гуманитар ярдәм калдырып киттеләр. Волонтерлар махсус дәфтәргә ярдәм күрсәткән кеше турында мәгълүматны, алып килгән әйберләрнең исемлеген язалар. Хәзерге вакытта 238 кап әзер тора.
 

Сораулар килеп чыккан очракта әлмәтлеләр 8(8553) 26-01-01 «кайнар линия» телефонына шалтыратып белешмә дә ала алалар.
 

 Әлеге телефонга 200 дән артык кеше шалтыратты инде. 11 октябрь көнне беренче ярдәмне Әлмәттән мобилизацияләнгән  хәрби аша Украинага җибәрдек, хәзер икенче партияне җибәрергә әзерлибез, - дип аңлатты штаб эшчәнлеге өчен җаваплы белгеч Виктория Борисова.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса