Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каным жәл түгел сезгә

Узган сишәмбедә 56 нчы десант-штурм бригадасы өчен махсус хәрби операция линиясенә гуманитар ярдәм белән машина җибәрелде.

Алнаслылар бер  атна эчендә җыйган әйберләр тулы кү-ләмдә гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырылды (җылы киемнәр, медикаментлар, гигиена чаралары, газ баллоннары, балаклавалар, күпфункцияле пычаклар һ.б.). Донор алнаслылар исә бер атнада 6 литрга якын кан тапшырдылар. Җыелган акчага җылы әйберләр сатып алынган. АЛНАСның проф-союз комитеты гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә. Алга таба җыелган әйберләр киләсе машинада илтеп тапшырылачак.

Ил төкерсә күл була, ди халык. Чыннан да, бүген хәрби мобилизациягә чакырылган ир-егетләребез җылы сүзгә, матди ярдәмгә бик мохтаҗ. Медицина ярдәме күрсәтү өчен бигрәк тә донор каны таләп ителә. Шуңа да кан тапшыру пунктларында үз теләкләре белән хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр юк түгел. Шәһәрдәге башка оешмалар да алнаслылар үрнәгенә кушылыр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса