Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр мобилизацияләнгән якташларына ярдәм җибәрде

...

"Без 24 тартма әзерләп җибәрдек, алар арасында медикаментлар, бинт, перчаткалар, Балаклава, термокиемнәр, шәхси гигиена чаралары, рация, батареялар һәм тәм-томнар",- диделәр штабта "Татар-информ"га.

Хәрби хезмәткәрләр посылкалар җыюда катнашкан барлык әлмәтлеләргә һәм битараф булмаган барлык гражданнарга зур рәхмәт белдерделәр.

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен  штаб төзелде: аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җитәкли. Штаб составына шәһәрнең барлык хезмәтләре дә кергән. Алар оператив режимда көнкүреш, яшәү һәм оештыру характерындагы мәсьәләләрне хәл итәләр.

Элегрәк мобилизацияләнгән гражданнарга 100 литрлы яңа рюкзаклар тапшырылган иде.

Искәртеп узабыз, 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. .

 

 

 Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса