Әлмәттә 569 эшсез граждан теркәлгән
2021 елда эшсезләр саны 949 кеше булган.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2022 елның 1 октябренә 569 кеше тәшкил иткән, узган ел 949 кеше эшсез булган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәге хәбәр итә.
Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0, 52% тәшкил итте. 2022 елның 1 октябренә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән ихтыяҗ 1933 берәмлек тәшкил иткән.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 октябренә 0,29 кеше. Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында мәшгульлек хезмәте органнарына 3262 кеше эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән. 1376 граждан эшкә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа