Әлмәт балалар йортында чыгарылыш кичәсе узды
Ел саен август азагында Әлмәтнең балалар йортында чыгарылыш кичәсе уза, анда балалар инде туган йорты белән хушлаша һәм олы мөстәкыйль тормышка атлый.
29 августта балалар йорты белән хушлаштылар. Тәрбияләнүчеләр тормышындагы әлеге борылыш ноктасы тәрбиячеләрнең, шәһәр хакимиятенең һәм кичә кунакларының шатлыгы һәм җылы теләкләре белән билгеләп үтелде.
Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов Әлмәт балалар йортында узган тантанада катнашты.
Быел Әлмәт балалар йортын олы тормышка 4 бала атлый: Рузил Вәлиев, Рөстәм Насыйбуллин, Андрей Ситало һәм Рәүф Сударев.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да имтиханнарны уңышлы тапшырып, аттестатлар алдылар һәм урта һөнәри уку йортларына керделәр. Рузил-Азнакай политехника техникумына штукатурчы булырга укыячак. Рөстәм Лениногорск политехник көллиятенә двигательләргә, системаларга һәм агрегатларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бүлегенә укырга кергән. Андрей-Кама төзелеш көллиятендә балта остасына укыячак. Ә Рәүф Әлмәт һөнәри көллиятендә столяр һөнәрен үзләштерәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе балалар йорты тәрбиячеләренә, хезмәткәрләренә балалар өчен бик мөһим булган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Елена Ефимованы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лилия Арикуловага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.
"Яхшы сыйфатларны югалтмагыз. Сезгә бары тик яхшы кешеләр генә очрасын, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуыгызны телим. Уңышлар сезгә. Сезнең юл һәрвакыт якты булсын, бәхет һәм мәхәббәт күп булсын", - дип теләде Роза Әфләтунова.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа