Әлмәттә территориаль иҗтимагый үзидарә базасында ирекле дружина эшли
Рейдларның эш нәтиҗәлелеген яхшырту максатыннан, җомга һәм шимбә көннәрендә 18 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дружинаны җәлеп итеп, оператив-профилактик чаралар үткәрелә.
Шулай ук җәйге чорда территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре тәртип саклау җәмәгать пунктлары, эчке эшләр министрлыгы һәм экологлар белән берлектә сулыкларда санкцияләнмәгән коену урыннарын патрульлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа