Әлмәт автоинспекторлары 7 автобус йөртүчедә хокук бозу очракларын ачыклады
1,5 сәгать эчендә 40 автобус тикшерелде.
Казан-Оренбург юлында махсус «Тоннель» чарасы узды. Экипаж автобус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклаган, дип хәбәр итә Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар 1,5 сәгать эчендә 40 автобусны тикшерде. Барлыгы 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 4се автобус йөртүчеләргә туры килә – алар пассажирларны куркынычсызлык каешларыннан башка йөрткәннәр. Ике җиңел машина йөртүчегә – куркынычсызлык каешы, бер йөк автомобиле йөртүчегә-госномер булмау өчен беркетмәләр төзелде.
Фото: ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа