Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа креатив проект турында фикер алыштылар

Россия мәдәният министрлыгы федераль хакимият органнары һәм оешмалар белән берлектә креатив индустрияләрне үстерү концепциясен һәм аларга ярдәм итү чараларын 2030 елга кадәр гамәлгә ашыру буенча чаралар планы проектын эшли.

«Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында Әлмәт муниципаль районы «Альметьевский креативный хаб» («Almet Creative Hub») проектын эшләүгә конкурс сайлап алуында катнашу өчен гариза җибәрде.

Проектның асылы-«Нефтьче» мәдәният сарае базасында интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе булган товарлар һәм хезмәтләр сатуга нигезләнгән икътисад секторындагы алга китешләргә бәйле уртак бурычларны бергәләп хәл итү өчен иҗат, социаль әһәмияткә ия һәм социаль юнәлешле предприятиеләр һәм структуралардан бер урында берләштерү.

Профессионаллардан торган команда, төбәкнең төп компанияләре ярдәмендә мәдәни һәм иҗади контентны тормышка ашыру өчен, җирле мәдәни үзенчәлекне актив кулланып, алга таба да алга баруны һәм коммерцияләштерүне тәэмин итеп, кызыклы идеяләр булдыру өстендә эшләячәк.

Залдагы барлык кешеләргә сәламләү сүзе белән рйон башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов мөрәҗәгать итте: "Без бүген безнең район өчен истәлекле вакыйгагага җыелдык. Проектка старт бирәбез. Соңгы елларда без районда креатив индустрия булдыру турында хыяллана гына идек. Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбеннән хезмәттәшләребез ярдәме белән бу проект гамәлгә ашырылыр дип уйлыйм. Алда эшләр күп, әмма без бу бурычны үти алачакбыз".

Тыңлаулар барышында үсеш департаменты директоры урынбасары Егор Шишов Әлмәт муниципаль районының 2040 елга кадәр үсеш стратегик ставкалары турында сөйләде. Ул, тотрыклы үсеш юлына басып, безнең шәһәр трансформацияләнүгә түзә алачак логик карарлар һәм өндәмәләр яңгыратты. Аның фикеренчә, сервис хезмәтләрендә эш урыннары санын һәм эш урыннарын арттыру юлларының берсе – Россиянең башка шәһәрләреннән Әлмәткә эчке миграция өчен барлык шартлар да тудыру.

Аннары «Татнефть» хәйрия фондының «Мәгариф» юнәлеше җитәкчесе Альберт Заһитов үз чыгышында иҗтимагый үзәкләр һәм уку йортлары базасында гамәлгә ашырыла торган эчке проектлар турында сөйләде.

Бүгенге көндә актуаль проектлар арасында-Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәктәпләрендә түгәрәкләр ачу, «анимация цехлары» (анда укучылар 3D-аниматор переквалификациясе ала) булдыру, Digital академиясендә (DAA) дәресләр, анда балалар-яшүсмерләр иҗатын үстерү өчен шартлар тудырыла.

Утырыш ахырында "сорау-җавап " форматында фикер алышу булды. Һәр теләгән кеше очрашу материаллары буенча спикерларга сораулар бирә алды.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса