Ишегалды бәйрәме Әлмәт районы Рус Акташы авылында узды
Әлмәт районында «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә.
Бу юлы бәйрәм чаралары Рус Акташы авылында Төзүчеләр урамы, 18, 20, 22, 24, 26 буенча узды .
Күп кенә республика программаларын гамәлгә ашыру һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән шәһәребезнең һәм районның йөзе көннән-көн үзгәрә.
Ишегалдында зур күңел ачу программасы оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр мастер-класслардан, шахмат, кул эшләре һәм биюле уен нокталарыннан канәгать калдылар. Иҗат коллективлары авыл халкын концерт номерлары белән сөендерде.
Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев халыкны бәйрәм белән котладылар.
Авыл тормышында һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен Данил һәм Галина Тютюгиннар, Надежда Безрукова, Олег Ульянов, Анастасия Иванова, Надежда Васянина, Лола Гермогенова һәм Лидия Корнилова Рус Акташы авыл советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук бу бәйрәм кичәсендә Людмила һәм Владимир Королевлар, Галина һәм Юрий Тютюгиннар, Татьяна һәм Юрий Осиповлар, Лидия һәм Вячеслав Писаревлар, Раиса һәм Владимир Калачевлар гаиләләрен дә котладылар.
Безнең шәһәрдә һәм районда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк, агымдагы елда районда 78 ишегалды төзекләндерелә.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа