Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа билгеләнеш турында игълан иттеләр

Кадрлар үзгәреше турында атналык планерка вакытында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Гатин Әлмәт урманчылыгы җитәкчесе булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов иртәнге планеркада әнә шундый мәгълүмат җиткерде.

Рөстәм Гатин 1973 елның 26 маенда Аксубай районында Иске Кыязлы авылында туган. Казан дәүләт аграр университетында укый, анда «инженер-механик» һәм «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлекләрен ала. Хезмәт эшчәнлеген Чирмешән урман хуҗалыгы механик-тәэминатчысы булып башлый. Билгеләнгәнче Рөстәм Гатин "Чирмешән АТП" ААҖ генераль директоры вазифасында иде.

 

Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса