Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы Әлмәттә уңышлы тормышка ашырыла.

22 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, хакимият һәм ветераннар советы вәкилләре, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, яңартылган ишегалларында яшәүчеләр катнашында бәйрәм чаралары узды.

Клара Цеткин урамы 14, 16, 18 һәм Маяковский урамы 32 адреслары буенча урнашкан ишегаллары яңартылды.

Эшләрне тәмамлау хөрмәтенә халык өчен күңел ачу чаралары оештырылды, анда РФ флагы көне уңаеннан волонтерлар триколор төшерелгән  тасмалар тараттылар.

Бәйрәмдә күршеләр үз ишегалларының үзгәрүен бәяләделәр һәм үзара яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыттылар. Балалар мастер-класслар һәм уеннар белән күңел ачу программасында катнаша алдылар, ә аларның әти-әниләре эштән соң ял итте. Кичә дәвамында һәркем күңеленә хуш килерлек күңел ачу таба алган мәйданчык эшләде.

Денис Косарев ишегалларында башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Шулай ук ул иң эшлекле кешеләрне җәмәгать эшчәнлегенә битараф булмаулары өчен билгеләп үтте.

Намуслы хезмәте һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән Маяковский урамындагы 32нче йортта яшәүче Алия Ризатдинованы һәм Клара Цеткин урамындагы 14нче йортта яшәүче Лилия Корнилованы бүләкләделәр.

Ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан Иван Корнеевны, Клара Цеткин урамындагы 18-нче номерлы йортта яшәүче Иван Корнеевны район ветераннар советының рәхмәт хаты белән билгеләп үтте.

Шәһәр Советы депутаты Радик Әгъләмов 7-нче номерлы мәктәпнең булачак беренче сыйныф укучыларына, Ясминә Курманаевага һәм Радмир Якуповка мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 78 ишегалды территориясе төзекләндерелә, шуларның 63ендә эшләр 100%ка төгәлләнгән.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса