Әлмәттә Россия флагы көненә багышланган бөтенроссия акциясе узды
Бөтен ил буенча РФ Дәүләт флагы көне билгеләп үтелде.
Безнең шәһәрдә, Россия флагы көненә багышланган бөтенроссия акциясе Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан үткәрелде.
Шәһәр паркына һәм яшьләр үзәге мәйданчыгы каршында активистлар Россия флагы төсләре төшерелгән тасмалар тараттылар.
Теләге булган һәр кеше тасманы беләзегенә бәйләп яки киеменә беркетеп, «Триколор» акциясенең бер өлеше була алды.
Әлмәтлеләр триколор рәсеме төшерелгән тасмаларны бик теләп кабул иттеләр һәм уңай хис-тойгыларын яшермәделәр.
"Минемчә, мондый акцияләр бик кирәк. Хәзер балалар һәм оныкларыбызның ата-бабаларын онытмаулары бик мөһим", - дип уртаклашты бер әлмәтле.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа